В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Консультациядә теркәлүне ничек узарга, товарны ничек сайларга, продукциянең фотоларын ничек ясауны һәм товар карточкаларына текстлы тасвирламаны ничек әзерләргә кирәклеге турында сөйләячәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче март). Татарстанда үзмәшгульләр «Минем бизнес» үзәгенең яңа бушлай хезмәтеннән файдалана ала – аларга продукцияне Россия маркетплейсларына, шул исәптән җирле маркетплейсларга ничек чыгарырга икәнлеге турында сөйләячәкләр.
Татарстан Икътисад министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хезмәт маркетплейска чыгу мәсьәләләре буенча беренчел консультацияне, шәхси кабинетны теркәүне, продукцияне анализлауны һәм логистик схеманы сайлауны, сатылучы продукциянең фотосын булдыруны, текст материалларын әзерләүне, товар карточкаларын урнаштыруны һәм складны көйләүне үз эченә ала.
«Үз юлын яңа гына башлаучыларга оптималь мәйданчык сайлау, товар карточкалары төзү нюансларын, маркетплейс форматына туры килә торган фотоларны сайлау үзенчәлекләрен, үзләренә файдалы логистик схемаларны аңлау шактый кыен. Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен без онлайн-мәйданчыкларга чыгу буенча хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итүне ачтык», – дип сөйләде генераль директорның беренче урынбасары – Татарстан Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Бурханова.
Хезмәттән файдаланырга теләүчеләр сылтама буенча гариза бирә, шулай ук кайнар линия телефоны буенча консультация ала алалар: +7(843)524-90-90.