Шулай ук республикада аз керемле 400 гаилә азык-төлек җыелмалары алган
Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте
Рамазан ае башланганнан бирле аз керемле 400 гаиләгә азык-төлек җыелмалары тапшырылган. Шулай ук 750 мохтаҗ мөселман ифтар җыелмалары алган.
«Рамазан – игелекле гамәлләр ае» хәйрия акциясе Татарстанда 11 нче мартта старт алды. Исегезгә төшерәбез, җомга көнне, 5 нче апрельдә, 30 нчы шәһәр маршруты буенча бушлай хәйрия автобусы йөреячәк.