Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.08.2021, 12:02

Татарстанда ел башыннан 160 гектардан артык мәйданда 14 урман янгыны булган

Янгын куркынычы зур булу сәбәпле, республикада урманнарда булуны чикләүне озайту планлаштырыла.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август, Ксения Швецова). Татарстанда ел башыннан бирле 1 меңнән артык термик нокта һәм урман фонды белән чиктәш территорияләрдә 746 янгын очрагы теркәлгән. Чагыштыру өчен – узган ел шушы ук чорда 602 термик нокта һәм 249 янгын очрагы теркәлгән. Барлыгы 160,24 гектар мәйданда 14 урман янгыны булган. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр иткәнчә, вәзгыять буенча тәүлек буе мониторинг дәвам итә.

Татарстан урманнарындагы янгыннардан килгән зыян быел 5 млн сум дип бәяләнә

Белгечләрнең башлангыч бәяләве буенча, урманнардагы янгыннардан килгән зыян быел 5 млн сум тәшкил иткән. «Хәтта ут урман фонды җирләре чикләренә 20-30 см га керсә дә, бу янгын урман фондына зыян килмәгән очракта да урманныкы дип санала», – диде Р.Кузюров. Аның сүзләренә караганда, иң күп янгын Азнакай, Сарман, Әлмәт, Алабуга, Лениногорск районнарында булган.

Урманнарда янгын куркынычының югары классы аркасында быел дүрт тапкыр гражданнарның урманнарда булуына чикләүләр кертелде. Соңгы чикләү 2-нче августтан 22-нче августка кадәр гамәлдә булды. «Без халыкны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә, куркыныч астына куймаска чакырабыз. Фаразлауларга караганда, республикада 26-нчы августка кадәр урманнарда янгын куркынычының югары классы сакланачак», – дип өстәде Р.Кузюров. Аның сүзләренә караганда, якын көннәрдә чикләүләрне озайту планлаштырыла, хәзер тиешле документлар ТР Министрлар Кабинетында килештерүдә.

Татарстан урманнарында янгын куркынычсызлыгын II типтагы 20 урман-янгын станциясе, III типтагы 5 урман-янгын станциясе һәм янгынга каршы инвентарь туплануның 14 пункты тәэмин итә. Формированиеләр саны 718 кешене тәшкил итә, янгыннарны сүндерү өчен 362 берәмлек махсус техника бар. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, урман янгыннары белән көрәшкә өстәмә көчләр җәлеп ителергә мөмкин.

«Хәзер янгын куркынычы булган торышны мониторинглау дәвам итә – авиация, космос һәм җир өсте, – дип өстәде ТР Урман хуҗалыгы министры. – Бүгенге көндә 29 авиапатрульлек, 9 меңнән артык җир өстендә патрульлек үткәрелде инде. Урман янгыннарын булдырмас өчен 2395 км яңа янгынга каршы минераллаштырылган полосалар булдырылды, 93 км янгын сүндерү юллары төзелде».

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җинаять эше кузгатырга мөмкиннәр

Урман янгыннары белән катлаулы вәзгыять, ул беренче чиратта аномаль эссе һава торышы белән аңлатыла, быел Татарстанда гына түгел, бөтен ил буенча да төзелә. 23-нче августка Россиядә 100 млн гектардан артык мәйданда урман табигый янгыннары чыгуның 12 мең 807 очрагы теркәлгән. Иң күп янгыннар Якутиядә, Свердловск, Чиләбе, Курган, Иркутск өлкәләрендә, Краснодар краенда булды. Идел буе федераль округында 28 мең 100 гектар мәйданда урман зонасында янгын чыгуның 1599 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итте министр.

Янгынның сәбәбе еш кына кеше факторы тора. Р.Кузюров искәрткәнчә, кагыйдәләр буенча ылыслы яшь агачларда, зарарланган урман кишәрлекләрендә, торфлыкларда, урман кисү урыннарында, кипкән үләннәр һәм агач ябалдашлары булган урыннарда ачык ут кабызу тыела. Ташланган чүп, аерым алганда, шырпы, тәмәке төпчекләре, пыяла, майланган яки бензин сеңгән материаллар янгынны китереп чыгарырга мөмкин. Кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылык яный, ә урман янгыны барлыкка килгән һәм зыян килгән очракта җинаять эше кузгатыла.

«Бу ел эчендә дәүләт урман инспекторлары урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ хокук бозулар турында 55 беркетмә төзеде. 37 буенча штрафлар турында карар чыгарылган», – диде министр. Ул искәрткәнчә, физик затлар өчен штраф күләме 1,5-3 мең сум тәшкил итә, вазыйфаи затлар өчен – 20-30 мең сум, юридик затлар өчен – 50-200 мең сум.

Агымдагы елда урман торгызу мәйданы 2 мең гектардан артып китте

Быел «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 200 млн сум акча бүленгән. Р.Кузюров сүзләренә караганда, акчалар урманнарны торгызуга, урман үсемлекләре орлыкларының запасын формалаштыруга, техника сатып алуга юнәлдерелгән.

Һәлак булган яки киселгән утыртмаларны компенсацияләү буенча эш алып барыла. Бүгенге көнгә 2131 гектарда урман торгызу эшләре башкарылган, шулардан 1422 гектарда урман культуралары утыртылган, 105 гектарда урман утырту эшләре башкарылган. Моннан тыш, 600 гектарда табигый урман торгызуга ярдәм итү эше башкарылды, 4 гектарга – катнаш урман торгызу эше, дип сөйләде спикер.

«Урманнарны саклау» региональ проектының беренче максатчан индикаторы булып киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына урман торгызу мәйданнарының мөнәсәбәте тора. Хәзерге вакытта әлеге максатчан индикаторның әһәмияте 80% тәшкил итә, дип өстәде Р.Кузюров.

«Быел урман фондында аномаль эссе температура режимы аркасында югалтулар бар, – дип өстәде министр. – Хәзер хезмәткәрләр инвентаризация үткәрә, шуннан соң без һәлак булган утыртмаларның күләмен һәм мәйданын беләчәкбез. Көзен алар тулыландырылачак һәм яңа чәчүлек белән алмаштырылачак».

Быел план буенча 11 тонна орлык һәм 30 мең данәдән артык чәчүлек әзерләргә кирәк, диде Р.Кузюров. Белгечләр 702 кг төп урман барлыкка китерүче токымнарның – нарат, карагай, юкә, каен һәм башкалар орлыгын әзерләгән. Орлыкларның төп массасы сентябрь-октябрь айларында җыелачак.

Барлык яңалыклар