Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.10.2021, 16:04

Татарстанда 30 октябрьдән коронавирус буенча чикләүләр катгыйланачак

Үзизоляция 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә кагыла, ә QR-кодсыз 150 кв. метрдан ким булган кибетләргә генә керү мөмкин булачак.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче октябрь, Екатерина Виславская). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты начар эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә кертелгән 30-нчы октябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәрге эш көне режимын раслады. Тулы локдаун планлаштырылмый, әмма кайбер чикләүләр катгыйлана. Аерым алганда, 60 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар өчен үзизоляция кертелә, ә QR-кодсыз хәзер зур булмаган кибетләргә генә керергә мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты указга кул куйды, аның нигезендә 2021 елның 30-нчы октябреннән 7-нче ноябренә кадәрге аралык, эш хакын саклап калу белән, эшләми торган дип игълан ителде. Шул ук вакытта төбәкләр, үзләренең эпидемиологик вәзгыятенә таянып, бу чорны озынайта ала.

«Иң мөһиме – бу чорны һәр кеше үзе генә кичерми. Хәзер ил коронавирус таралуга каршы тору өчен бердәм булырга тиеш. Бу вакыт гади булмаячак, бернинди QR-код та уңай кабул ителмәячәк, чөнки бу безнең уңайлы зонадан чыгу юлы. Без бу кагыйдәләрне санга сукмыйча, әти-әниләребезне куркыныч астына куябыз, – диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

• 30-нчы октябрьдән санитар-эпидемиологик хәл яхшырганга кадәр түбәндәге чикләүләр кертелә

• күңел ачу үзәкләре, комплекслар, күңел ачу бүлекчәләре, сәүдә, сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә һәм комплексларда, шулай ук биналарда урнашкан аттракционнар, букмекер конторалары, компьютер һәм интернет-клублар, боулинг, ломбардлар эшчәнлеге туктатыла;

даруханә, даруханә пунктларыннан һәм автозаправкалардан тыш, ваклап сату объектлары 23:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр ябык булачак;

оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан, шул исәптән балалар өчен, күңел ачу, шулай ук башка массакүләм чаралар уздыру тыела (бу чикләү мәдәният учреждениеләренә кагылмый);

аэропорт, тимер юл һәм автовокзаллар, юл сервисы объектларыннан тыш, 23:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү тыела;

Хәзер инде 60 яшьтән узган (элеккеге кебек 65 яшь түгел), вакцинация үтмәгән яки ярты ел дәвамында COVID-19 белән авырмаган һәркемгә өйдә калырга кирәк булачак;

вакцинация узу яки соңгы 6 айда авыру кичергәнлек турындагы QR-кодларны күрсәтмичә, 18 яшьтән өлкәнрәк булган татарстанлыларга җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү тыела, ризыкны үзең белән алганда, заказларны илтеп биргәндә, аэропорт һәм вокзал территорияләрендәге туклану урыннарында сертификат таләп ителми.

спорт һәм фитнес-үзәкләргә, бассейн һәм аквапаркларга шулай ук QR-кодсыз кертмәячәкләр;

18 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә мәйданы 150 квадрат метрдан артык булган сәүдә, сәүдә-күңел ачу үзәкләренә һәм комплексларына, берәмләп сату объектларына QR-код күрсәтмичә керү тыела;

балигъ булмаганнарны сәүдә һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләренә ата-аналары озатуыннан башка кертмәячәкләр;

ваклап сату объектларыннан тыш, ярминкә һәм күргәзмә эшләре шулай ук тыю астында. Шулай да, ачык мәйданчыкларда сату итүгә рөхсәт бар.

мунчалар һәм сауналар төнгә, 23: 00 сәгатьтән 6:00 сәгатьт кадәр ябык булачак;

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр 60 яшькә җиткән, әмма коронавирус инфекциясеннән прививка ясатмаган һәм соңгы 6 ай дәвамында аның белән авырмаган хезмәткәрләрне читтән торып эшләү  форматына яки аларны изоляцияләүне тәэмин итү өчен башка чаралар күрергә тиеш.

Оешмалар һәм шәхси эшкуарлар 30-нчы октябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәр үз хезмәткәрләренең санын билгеләргә тиеш.

Моннан тыш, 14-нче ноябрьгә кадәр театр, кинотеатр һәм кинозаллар, цирклар, концерт заллары эше тамаша залын 50%-ка гына тутыру, әмма килүчеләр саны 500-дән артык булмаган очракта, рөхсәт ителсә, 15-нче ноябрьдән соң бер яңалык кертеләчәк – 18 яшьтән өлкәнрәк булганнарга  QR-код күрсәтергә кирәк булачак. Бу массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар үткәрү тәртибенә дә кагыла. Шул ук вакытта чаралар уздырырга карар кылган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр моны бары тик 70% тулу, үткәрүдә катнашкан хезмәткәрләрнең вакцинацияләгән, яисә медицина ягыннан каршылыклары,  QR-кодлары булу шарты белән генә эшли ала. Бу мәсьәлә ТР Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиологик комиссиясендә 30 көннән дә соңга калмыйча килештерелгән булырга тиеш.

Вице-премьер шулай ук, чараларга, сәүдә үзәкләренә яки башка урыннарга керү өчен QR-кодны күрсәткәндә аның кемнеке булуын расларга кирәк булуын әйтте. Моның өчен паспорт, машина йөртү таныклыгы һәм хәтта эш урыныннан белешмә дә туры килә, тик анда шәхеснең фотосурәте булырга тиеш.

«Кеше сертификат белән бергә аның кемнеке булуын раслаучы документны да күрсәтергә тиеш. Бу нормага кертелгән. Әгәр дә сез документыгызны күрсәтергә теләмисез, баш тартасыз, чит кеше документы күрсәтәсез икән –  сезне кертмәячәкләр, сез уза алмаячаксыз, чөнки башка очракта, әгәр каравылчы моны тикшерми икән, ул да, юридик зат та җаваплылыкка тартылачак, – дип аңлатты ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов.

«Бу QR-кодның бәясе – кеше тормышы. Шуңа күрә үзеңнең тапкырлыгың белән гаҗәпләндерү өчен вакцинация һәм QR-код белән уен уйнау кирәк түгел», – дип чакырды Ләйлә Фазлыева.

Барлык яңалыклар

Татарстанда 30 октябрьдән коронавирус буенча чикләүләр катгыйланачак

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче октябрь, Екатерина Виславская). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты начар эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә кертелгән 30-нчы октябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәрге эш көне режимын раслады. Тулы локдаун планлаштырылмый, әмма кайбер чикләүләр катгыйлана. Аерым алганда, 60 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар өчен үзизоляция кертелә, ә QR-кодсыз хәзер зур булмаган кибетләргә генә керергә мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты указга кул куйды, аның нигезендә 2021 елның 30-нчы октябреннән 7-нче ноябренә кадәрге аралык, эш хакын саклап калу белән, эшләми торган дип игълан ителде. Шул ук вакытта төбәкләр, үзләренең эпидемиологик вәзгыятенә таянып, бу чорны озынайта ала.

«Иң мөһиме – бу чорны һәр кеше үзе генә кичерми. Хәзер ил коронавирус таралуга каршы тору өчен бердәм булырга тиеш. Бу вакыт гади булмаячак, бернинди QR-код та уңай кабул ителмәячәк, чөнки бу безнең уңайлы зонадан чыгу юлы. Без бу кагыйдәләрне санга сукмыйча, әти-әниләребезне куркыныч астына куябыз, – диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

30-нчы октябрьдән санитар-эпидемиологик хәл яхшырганга кадәр түбәндәге чикләүләр кертелә

күңел ачу үзәкләре, комплекслар, күңел ачу бүлекчәләре, сәүдә, сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә һәм комплексларда, шулай ук биналарда урнашкан аттракционнар, букмекер конторалары, компьютер һәм интернет-клублар, боулинг, ломбардлар эшчәнлеге туктатыла;