Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.11.2020, 17:13

Татарстанда балыкчыларның күпләп чыгу урыннары янәшәсендә коткару постлары куелды

Татарстан Республикасының Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе белгечләре Казанка өслегендәге бозга чыгу куркыныч икәнлеге турында кисәтә, чөнки аның калынлыгы 7 сантиметрдан ким.

Фото: марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче ноябрь). Татарстанның су объектларында боз кату процессы тәмамланмаган, шулай да балыкчылар бозга чыга башлаган инде. Бүген Казанда Татарстан Республикасының Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе белгечләре 7 сантиметрдан юкарак булган калынлыктагы бозга чыккан гражданнарны ачыклау буенча беренче планлы рейд уздырган. Су объектларының куркыныч тудыруын исәпкә алып, инде кичәге көннән үк республикада балыкчылар күпләп боз өстенә чыгу урыннары янында вакытлыча коткару постлары кизү тора.

Казанкада боз кату якшәмбегә каршы төндә башланды. Рейд вакытында елга участогында Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары боз калынлыгын тикшерделәр. Ул 5 см тәшкил иткән, ә бозга чыгу рөхсәт ителгән норматив калынлык – 7 см. Шул очракта гына суда рекреацион чаралар үткәрергә, шул исәптән балык тотарга мөмкин, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, 7 сантиметрдан юкарак калынлыктагы бозга чыгучыларга 1500 сумга кадәр административ штраф яный. Балигъ булмаган бала бозга чыккан очракта, 2000 сумга кадәр штраф аның әти-әниләренә салына.

Барлык яңалыклар