В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшкә яраксызлык кәгазен рәсмиләштерү өчен поликлиникага килергә яки табибны өйгә чакыртырга кирәкми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь). Татарстанда 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк хезмәткәрләргә карантин буенча больничныйлар озайтылды. Тиешле карар Татарстан Хөкүмәте тарафыннан ТР буенча Баш дәүләт санитария табибы белән килештереп кабул ителде.
Хәзерге вакытта Татарстан чикләүләрне бетерүнең икенче этабында булуга карамастан, 65 яшьтән өлкәнрәк затлар өчен үзизоляция саклана, алар яңа коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычы югары булган төркемгә карый.
Моңа кадәр хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләре 6-нчы апрельдән 19-нчы апрельгә кадәр, 20-нче апрельдән 30-нчы апрельгә кадәр, 12-нче майдан 29-нчы майга кадәр, 1-нче июньнән 11-нче июньгә кадәр чорларга рәсмиләштерелде. Карантинның яңа чоры 15-28-нче июньдә үзизоляция режимын үтәүне дәвам итүчеләргә кагылачак.
Хастаханә кәгазен дистанцион эш режимына күчерелүчеләрдән, еллык түләүле ялда булучылардан, башка нигездәге (авыру, травма) больничныйда торучылардан тыш, 65 яшьлек һәм өлкәнрәк яшьтәге барлык эшләүчеләр ала, дип аңлаттылар ТР Президенты матбугат хезмәтендә.
Эшкә яраксызлык кәгазен рәсмиләштерү өчен поликлиникага килергә яки табибны өйгә чакыртырга кирәкми. Моның өчен үзизоляциядә булуны эш бирүче белән килештерергә кирәк. Гражданнарга нинди дә булса өстәмә белешмәләр яки документлар бирү таләп ителми. Карантин буенча больничныйлар РФ Социаль иминият фонды акчалары исәбеннән түләнә.