Сорауларны эш көннәрендә 9.00-дән 18.00-гә кадәр +7(843)294-95-70 телефоны буенча бирергә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вакытлыча коронавирус таралуны булдырмау максатларында дистанцион дәресләргә күчүче мәктәпләргә, көллиятләргә, техникумнарга һәм югары уку йортларына ярдәм күрсәтү өчен кайнар линия ачты.
Сорауларны эш көннәрендә 9.00-дән 18.00-гә кадәр +7(843)294-95-70 телефоны буенча бирергә мөмкин. Белгечләр ата-аналар, педагоглар һәм мәгариф идарәсе органнарының эпидемиологик вәзгыятьтә мәктәпләрне, көллиятләрне, техникумнарны һәм югары уку йортларын читтән торып укытуны һәм эшләүне оештыру буенча сорауларына җавап бирәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
РФ Мәгариф министрлыгы шулай ук +7(495)984-89-19 телефоны буенча мәгариф идарәсенең төбәк һәм муниципаль органнарын, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен, дистанцион белем бирүне оештыру буенча координацияләү һәм ярдәм итү һәм +7(800)200-91-85 телефоны буенча укытучыларга һәм ата-аналарга методик ярдәм күрсәтү өчен кайнар линия оештырды.