В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Коммерцияле булмаган оешмалардан гаризалар 15 августка кадәр кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август). Республиканың коммерцияле булмаган оешмалары “Иҗтимагый инициатива – 2018” бәйгесендә катнашырга чакырыла. Бәйге нәтиҗәләре буенчаиң мөһим социаль проектлар билгеләнеп узачак, ә җиңүчеләр акчалата бүләк алачаклар.
Бәйге социаль өлкәдә иҗтимагый яктан файдалы эшчәнлекне үстерү һәм аңа булышлык итү, шулай ук бу өлкәдә эшләүче оешмалар эшенә яңа методларны кертү максатында уздырыла. Бәйгедә теркәлгән һәм Татарстан территориясендә кимендә бер ел эшләгән коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала.
Бәйгедә катнашу өчен ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына гариза җибәрергә кирәк. Тулырак мәгълүмат белән ведомтсво сайтында “бәйгеләр” бүлегендә танышырга мөмкин.