Республикада бер тәүлек эчендә вирус йогуның яңа очраклары теркәлмәгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә 18 меңгә якын тикшеренү үткәрелгән. Республика лабораторияләре тикшеренүләр үткәрү өчен кирәкле күләмдә тестлар белән тәэмин ителгән. Федераль оператив штаб материалларында хәбәр ителгәнчә, Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән - республикада 41 авыручы исәпләнә.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, узган тәүлектә коронавируска 902 тикшерү уздырылган, тикшеренүләр башыннан барлыгы 17970 тикшеренү үткәрелгән, шуларның 55%-ы ТРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясе тарафыннан үткәрелгән.
Моннан тыш, 23-нче марттан тикшеренүләр Казан, Чаллы һәм Түбән Камада урнашкан сигез дәүләт медицина оешмасы лабораторияләрендә уздырыла. Тикшеренүләр өчен башка муниципаль берәмлекләрдән пробаларны беркетелгән лабораторияләргә китерү маршруты эшләнде. Лабораторияләр челтәрен киңәйтү уздырыла торган тикшеренүләрнең көндәлек санын арттырырга мөмкинлек бирде.
Бу эшкә Татарстан Республикасы буенча Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсенең медицина-санитария бүлеген, шулай ук гражданнар теләге буенча һәм табиб билгеләвеннән тыш тикшеренүләр уздырачак ике шәхси лабораторияне тоташтыру планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска тестны түбәндәге затлар үтәргә тиеш: Россия Федерациясенә респиратор авырулары билгеләре белән килүчеләр; авырулар белән контактта булучылар; хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы белән авыручылар; респиратор авырулар билгеләре белән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән 65 яшьтән өлкәнрәк затлар; куркыныч янау төркеменә караган медицина хезмәткәрләре, шулай ук даими тору учреждениеләрендә булган затлар һәм респиратор авырулар симптомнары булганда әлеге учреждениеләрнең персоналы.
Россиядә тәүлек эчендә СОVID-19 йоктыруның 1175 очрагы ачыкланган. Бүгенгә илдә коронавирус инфекциясе белән авыруның 8672 очрагы расланган.