Эзләү отрядларының мөһимлеге турында балалар омбудсмены Ирина Волынец сөйләде
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче май). Быел «ЛизаАлерт» эзләү отрядына Россиядә балалар эзләүгә 3414 гариза килгән, шуларның 3109 ы исән-сау табылган, ә 18 бала әлегә кадәр табылмаган. Бүген Халыкара югалган балалар көне билгеләп үтелә, ул җәмгыятьнең бу проблемага, мондый хәлгә юлыккан гаиләләргә ярдәм итүгә игътибарын җәлеп итәргә тиеш. Истәлекле көн хөрмәтенә Татарстанда сыйныф сәгатьләре, мәктәптән тыш дәресләр һәм эзләү отряды эшчәнлеге турында мәгълүмат буенча акция оештырылды. Моның турында KZN.RU порталына Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец сөйләде.
Россиянең иң танылган эзләү отряды «ЛизаАлерт» 13 ел элек 2010 елның 15 нче октябрендә барлыкка килгән. Узган ел волонтерлар 8,5 меңнән артык баланы исән килеш тапкан. Отрядларга теләгән һәркем кушыла ала. Акция кысаларында отряд турында мәгълүматны электрон ресурсларда, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм башка учреждениеләрдәге мәгълүмат такталарында урнаштырачаклар.
«Кешеләрнең эзләү отрядларында катнашу мөмкинлеге барлыгын белүләре мөһим, алар бала югалган урында оператив рәвештә формалаштырыла. Баланы иртәрәк эзли башлаган саен, уңыш ихтималы арта бара, – диде Волынец. Россиядә ел саен күп балалар югала, әмма аларның күпчелеген җәмәгатьчеләр һәм волонтерлар таба. Безнең һәрберебез кемнеңдер гомерен саклап кала ала, һәм бу бала гомере булганда аеруча мөһим».
Отряд турында мәгълүматны белер өчен камераны QR-кодка якын китерергә кирәк. Ул презентациягә керү мөмкинлеген бирә, анда, шул исәптән, балаларны эзләгәндә эш итү кагыйдәләре язылган. Татарстанда акцияне Республиканың Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Балалар советы башлап җибәрде.
Шулай ук Татарстанда мәктәп укучылары өчен квест элементлары белән тематик чаралар эшләнгән. Алар өчен сыйныф сәгатьләре, мәктәптән тыш дәресләр үткәреләчәк. Чара максималь санда балаларны колачлаячак.
«Ата-аналарга балаларны сакларга, аларны караусыз калдырмаска, чит кешеләргә ышанмаска өйрәтергә кирәк –балачактан ук бу куркынычсызлык техникасын һәр бала белергә тиеш. Чын күңелдән һәр ата-анага мондый кайгы белән очрашмауларын телим. Баланың югалуыннан да куркынычрак нәрсә була алмый», - дип билгеләп үтте ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.
Исегезгә төшерәбез, узган ел KZN.RU порталында Татарстанда «ЛизаАлерт» отрядының матбугат хезмәте җитәкчесе Адриана Расписная белән әңгәмә чыкты. Көндез дә, төнлә дә бәлагә эләккән кешеләргә ярдәмгә килергә әзер булган волонтерларның батырлыгы турында сылтама буенча күчеп укырга мөмкин.