В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
15-нче ноябрьгә кадәр теләге булган һәр кеше 18 конкурс номинациясенең берсенә гариза бирә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче ноябрь). Татарстанда ел саен уздырыла торган «Ел студенты» премиясенә гаризалар кабул итү 15-нче ноябрьгә кадәр дәвам итә. Конкурсантлар өчен барлыгы 18 номинация каралган.
«Ел студенты» премиясе 2019 елда күренекле нәтиҗәләр күрсәткән аерым студентларга яки студентлар коллективларына бирелә. Уку, фәнни эшчәнлек, спорт, иҗтимагый проектлар, үзешчән сәнгать, студентлар үзидарәсе һәм башка өлкәләрдәге казанышлар күрсәтелергә мөмкин. Конкурсның төп номинациясе – «Ел студенты» гран-прие – студентлар тормышының барлык юнәлешләрендә дә зур уңышларга ирешкән кандидатка тапшырыла.
Конкурсантлардан гаризалар 15-нче ноябрьгә кадәр сайтта электрон рәвештә кабул ителә. 29-нчы ноябрьгә кадәр экспертлар гаризаларны читтән торып бәяләячәк, ә 2-нче декабрьдән башлап катнашучыларның ачык презентацияләре башланачак.
«Ел студенты» конкурсы 2020 елның 25-нче гыйнварында, Россия студентлары көнендә төгәлләнәчәк. Җиңүчеләрнең исемнәрен Казанда 15-нче тапкыр узачак тантанада тәкъдим итәчәкләр.
Һәр конкурс номинациясендә җиңүчеләр оештыручылар һәм партнерлардан акчалата призлар һәм бүләкләр, ә гран-при иясе – Татарстан Президентыннан махсус бүләк - дөньяның теләсә кайсы уку йортында бушлай уку мөмкинлеге алачак.
«Ел студенты» премиясен оештыручылар – Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР югары уку йортлары ректорлары советы ярдәмендә ТР Студентлар лигасы, дип хәбәр итә Казан федераль университетының матбугат үзәге.