В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Документны кискен респиратор-вирус инфекциясе белән авырган очракта 122 номерына шалтыратып алырга мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче февраль, Алинә Бережная). Татарстанда электрон форматтагы эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазьләрен дистанцион рәвештә бирә башладылар. Документны кискен респиратор-вирус инфекциясе белән авырган очракта өйдән чыкмыйча гына, медицина учреждениесенә бармыйча да алырга мөмкин. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы һәм иммунопрофилактика буенча белгече Дмитрий Лопушов хәбәр итте.
Эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазен бирү 122 хезмәте аша башкарыла. Телефоннан авыру билгеләре турында хәбәр итәргә кирәк, мәгълүмат медицина учреждениесенә тапшырылачак. Шуннан соң мөрәҗәгать итүче белән аның хәлен ачыклау өчен медицина хезмәткәре элемтәгә керә, һәм авыручыга җиде көнгә эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазе ачыла. Ябу шулай ук дистанцион рәвештә башкарыла, электрон рәвештә документ автомат рәвештә эш бирүчегә җибәрелә.
Болай итеп эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазьләрен 15 нче мартка кадәр алырга мөмкин булачак. Дистанцион документ өлкән пациентларга гына рәсмиләштерелә һәм бары тик кискен респиратор-вирус инфекциясе билгеләре булганда гына, дип ассызыклады Дмитрий Лопушов. «Система поликлиникаларны бушатырга, сәламәт һәм авыру пациентларның кисешүен булдырмаска ярдәм итәчәк», – дип ассызыклады ул.
Әйтергә кирәк, эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазен дистанцион рәвештә бөтен ил буенча рәсмиләштерергә мөмкин, яңа кагыйдәләр РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан расланган.