В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләү 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.
Фото: Денис Гордийко
23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан тамаша-күңел ачу чаралары уздыру тыелачак. Шулай ук бу вакытта җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү дә туктатылачак. Заказларны чыгарып бирү, заказларны китереп бирү, шулай ук аэропортлар һәм вокзаллар территориясендә кафе һәм рестораннар эше искәрмә булачак, диелә документта.
Искәртәбез, 28-нче октябрьдән Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Россия территориясендә яшәүчеләрнең барысын да сулыш органнарын җәмәгать транспортында, таксида, парковкаларда, лифтларда саклау өчен битлекләр киеп йөрергә мәҗбүр итте. Карар нигезендә, СОVID-19 таралу куркынычын киметү буенча өстәмә чаралар ОРВИ авыруларының сезонлы күтәрелеше чорында гамәлдә булачак.