Коронавирус инфекциясе белән авыруның барлык очраклары да читтән кергән.
Фото: Денис Гордийко
19-нчы гыйнварга Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 44 мең 633 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 37 мең 906 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 120 авыру – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Бу атна эчендә республикада «Омикрон» штаммы белән зарарлануның беренче 11 очрагы теркәлгән. Авыручылар арасында – Татарстанга килгән 9 кеше (4-се – РФнең башка субъектларыннан, 5-се – башка илләрдән), 2 авыручы – җирле халык, дип ачыклык керттеләр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәтендә. «Омикрон» штаммы йоктырган 8 кешенең авыруы кискен респиратор-вируслы инфекция буларак уза, 3 кешенеке – симптомсыз. Авыру учакларында эпидемиягә каршы чаралар комплексы уздырыла. Авыручыларның барысы да изоляцияләнгән, үзләрен яхшы хис итә. Авырулар белән элемтәдә булучылар саны билгеләнде – 59 кеше. Элемтәдә булган барлык затлар да тикшерелгән, алар арасында йоктыру очраклары ачыкланмаган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 33 мең 899 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 10 млн 899 мең 411 кеше авырган, 9 млн 925 мең 855 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.