Республикада финанс ярдәменең суммасы 1,005 млн сумны тәшкил итә
Татарстанда арттырылган бер мәртәбә түләүне 20 августка кадәр Рәсәй Кораллы Көчләрендә хезмәт итүгә контракт төзегән гражданнар ала алачак. Элегрәк бу ярдәм чарасын 31 нче июльгә кадәр хезмәткә кергән сугышчыларга күчерергә планлаштырганнар иде.
ТР башкаласында контракт төзегән гражданнарга бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәменең гомуми суммасы 1 млн 705 мең сум тәшкил итә: 400 мең сум – РФ Оборона министрлыгыннан, 300 мең сум – Казан Башкарма комитетыннан һәм 1,005 млн сум – Татарстаннан.
Арттырылган бер мәртәбә түләүне чит ил гражданнары да алырга мөмкин. Алар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен РФ гражданлыгы һәм ИНН алу мөмкинлеге каралган.
«Финанс ярдәменнән тыш, контрактчыларга республиканың барлык ташламалары һәм федераль ташламалар, ярдәм һәм тернәкләндерү чаралары гарантияләнә. Хәрбиләрнең гаиләләре хакимиятнең тулы опекасына алына», – дип хәбәр иттеләр «ТР армиясенә, авиациясенә һәм флотына ярдәм итү ирекле җәмгыяте» иҗтимагый-дәүләт берләшмәсендә (ДОСААФ).
Шулай ук республикада иреклене хезмәткә җәлеп иткән өчен бүләкләү системасы гамәлдә. Һәр контрактчы өчен рекрутер 100 мең сум алырга мөмкин. Өстәмә мәгълүматны сылтамадан, шулай ук телефоннардан белергә мөмкин: +7(965)589-74-83, +7(965)589-76-98.
Исегезгә төшерәбез, Казанда «Батыр» контракт буенча хәрби хезмәткә рәсмиләштерү үзәгендә документлар һәм медицина белешмәләрен җыю бердәм тәрәзә принцибы буенча оештырылаһәм бер тәүлектән дә артык вакытны алмый. Башка шәһәр һәм регионнардан килгән дәгъвачыларга юл йөрү, яшәү, туклану өчен түлиләр. Аларның хәрби белгечлек һәм хезмәт узу өчен часть сайлау мөмкинлеге бар. Контрактны имзалаганнан соң алар бер тапкыр бирелә торган түләү, кием-салым, тулы комплектта кирәкле әйберләр алалар.
Күптән түгел «Батыр» үзәгенең сайты барлыкка килде. Анда учреждение, түләүләр, ташламалар һәм гарантияләр, кандидатларга таләпләр турында мәгълүмат, шулай ук махсус хәрби операция уздыру зонасында кирәкле белгечлекләр исемлеге һәм кирәкле документлар исемлеге урнаштырылган.