В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
51 кеше Казанда яши.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Татарстанда COVID-19 белән авыруның тагын 84 очрагы расланды. 28 кеше хастаханәгә озатылды, 56 кеше өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, бер очрак читтән кергән , 83 кеше инфекциялеләр белән элемтәдән соң авырый.
Авыручылар арасында 3 балигъ булмаган бала, 15 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 25 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 12 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 15 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 9 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр, 5 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
51 кеше Казанда яши, 10 кеше - Апас районында, 8 кеше - Яр Чаллыда, 5 кеше - Биектау районында, 4 кеше - Түбән Кама районында, икешәр кеше - Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында, берәр авыру Зәй һәм Тукай районнарында яши.
15-нче майга Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 2064 очрагы теркәлгән, 7 кеше үлгән. Бөтен чор дәвамында республикада 1006 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 163 кеше - соңгы тәүлектә.
Россиядә тәүлеккә инфекция белән авыруның яңа 10 мең 598 очрагы расланган. Шулай итеп, илдә COVID-19 белән авыручылар саны 262 мең 843-кә җиткән. 58 мең 226 кешегә терелгән, 2418 кеше үлгән.