8 кеше хастаханәгә озатылган, 24 кеше өйләрендә дәвалана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 32 яңа очрагы расланган. Аларның икесе читтән алып керелгән, 20 кеше инфекциялеләр белән элемтәдән соң авырый башлаган. 8 кеше хастаханәгә озатылган, 24 кеше өйләрендә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
Авыручылар арасында дүрт балигъ булмаган бала бар, 2 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 8 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 8 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 6 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 4 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
Авыручыларның күпчелеге - 19 кеше - Казанда яши, 4 кеше - Түбән Кама районында, 2-шәр кеше - Яр Чаллыда, Югары Ослан районында, берәр кеше - Аксубай, Яшел Үзән, Лениногорск, Чистай, Ютазы районнарында.
23-нче июльгә Татарстанда 5341 СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, 4193 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 26-сы - узган тәүлектә, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.
Россиядә тәүлек эчендә авыруның 5848 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, илдә авыру очраклары саны 795 мең 38-гә җиткән. 580 мең 330 кеше сәламәтләнде, 12 мең 892 кеше үлде, дип хәбәр итә федераль оператив штаб.