В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
13 кеше хастаханәгә озатылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июль). Татарстанда СОVID-19 авыруының 32 яңа очрагы расланды. Шуларның 13-е хастаханәгә озатылган, 19- ы өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 5 кеше бар, 8 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 5 кеше - 50 дән 60 яшькә кадәр, 5 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 8 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр, 1 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
Тәүлек эчендә авыручылар саны Казанда - 18 кеше, Яр Чаллыда - 3 кеше, Әлмәт районында - 2 кеше, Әлки, Югары Ослан, Зәй, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама, Саба, Сарман, Ютазы районнарында берәр кеше теркәлгән.
28-нче июльгә Татарстанда авыруның 5501 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Бөтен чорда 4397 кеше савыкты, шул исәптән 73 кеше - соңгы тәүлек эчендә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 5395 яңа очрагы теркәлгән. Авыручыларның гомуми саны 823 515 мең кешегә җиткән.