В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыручыларның күбесе (18 кеше) - Казанда яшәүчеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель). Татарстанда 23 яңа коронавирус инфекция очрагы расланды. Аларның 9-сы читтән алып кайтылган - Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Таиланд, Франция һәм Төркиядән, 14 кеше авырып китүчеләр белән аралашкан.
Татарстанның коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабы хәбәр иткәнчә, авыручыларның күбесе (18 кеше) - Казанда яшәүчеләр. Тагын 2 очрак Яр Чаллыда һәм берәр очрак Әлмәт, Питрәч һәм Биектау районнарында расланган.
4 татарстанлы хастаханәгә озатылган, аларның хәлен табиблар уртача дәрәҗәдә дип бәяли. Пациентларда үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратларына ихтыяҗ юк. 19 авыру симптомсыз яки җиңел формада авырый һәм өйдә дәвалана.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, авыруның 2 яңа очрагы - 18 яшьтән яшьрәкләр арасында, 7 кеше 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь категориясенә карый, 5 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 4 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 3 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр һәм 2 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
Татарстанда барлыгы 73 авыру очрагы теркәлде, 17 кеше савыкты. Хәзерге вакытта табиблар күзәтүендә 56 авыручы кала.
Шулай ук соңгы тәүлек эчендә республикада коронавируска 1926 тест уздырылган, тикшеренүләр башыннан - 22916.
Россиядә соңгы тәүлек эчендә 49 төбәктә COVID-19 авыруының 1667 очрагы теркәлгән, 12 кеше үлгән, 250 хастаханәдән чыгарылган. Яңа пациентларның күбесе Мәскәүдән - 1030. Ил буенча чир йоктыручыларның гомуми саны 13584 кешегә җиткән, 1045 кеше сәламәтләнгән, 106 үлгән, дип хәбәр итә федераль оператив штаб.