20 авыручы Казанда яши.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август). Татарстанда узган тәүлектә инфекция белән авыруның 29 яңа очрагы теркәлгән. 2 очрак читтән килгән, 27-се - контактлы. 10 кеше хастаханәгә озатылган, 19-ы өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала бар, икесе - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 8 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 6-шар кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
20 кеше Казанда, икесе Чаллыда, берәр кеше - Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Түбән Кама һәм Чистай районнарында яши.
Бүгенге көндә Татарстанда COVID-19 авыруының 6075 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 4925 кеше савыкты, шул исәптән 63 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 4969 яңа очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә авыруның 922 мең 853 очрагы расланган. 732 мең 968 кеше терелгән, 15 мең 685 кеше үлгән.