В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
3 кеше хастаханәгә озатылган, 25 кеше өйләрендә дәвалана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче август). Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19ның 28 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2-се читтән алып кайтылган, 26-сы авырулар белән элемтәдән соң барлыкка килгән. 3 кеше хастаханәгә озатылган, 25 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала бар, ике кеше – 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 12 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 3 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 7 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 3 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
18 кеше Казанда яши, 2 кеше – Арча районында, берәр кеше – Яр Чаллыда, Апас, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Нурлат, Саба һәм Спас районнарында.
31-нче августка Татарстанда 6509 COVID-19 очрагы теркәлгән. Пандемия чорында 5297 кеше савыккан, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Бүген республикада коронавирус инфекциясеннән тагын ике кеше үлүме расланган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 4993 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 995 мең 319 кеше авырган, 809 мең 387 кеше савыккан, 17 мең 176 кеше үлгән.