Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.05.2020, 11:49

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагы 83 очрагы расланды

2 очрак читтән алып кайтылган, 81 кеше йогышлы авырулар белән элемтәдән соң авырый башлаган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Татарстанда коронавирус инфекциясе тагы 83 кешедә ачыкланган. 11 кеше хастаханәгә озатылган, авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза торган 72 кеше өйдә дәвалана.

Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, 2 очрак читтән алып кайтылган, 81 кеше йогышлы авырулар белән элемтәдән соң авырый башлаган.

Авыручылар арасында 8 балигъ булмаган бала бар, 15 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 18 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 22 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 15 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 3 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр һәм 2 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.

42 кеше - Казанда , 11 кеше - Чаллыда, 6 кеше - Арча районында, 5 кеше - Лаеш районында, 4 кеше - Биектау районында, 2-шәр кеше - Әтнә, Буа һәм Кукмара районнарында, берәр кеше - Аксубай, Баулы, Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Сарман, Теләче һәм Чистай районнарында.

8-нче майга Татарстанда  СОVID-19 авыруының 1498 очрагы теркәлгән. Стационарларда 367 кеше бар, шуларның 6-сы үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтырылган. Республикада 296 кеше савыккан, шул исәптән соңгы тәүлектә - 44 кеше. Шул ук вакытта Татарстанда COVID-19 чиреннән бишенче үлү очрагы расланды: 5-нче майда 1938 елгы Түбән Кама районында яшәүче үлгән, аның хроник авырулары - үпкә һәм шикәр чире булган.

Россиядә тәүлегенә 10 мең 699 яңа COVID-19 авыруы ачыкланган. Шул рәвешле, илдә авыру очраклары саны 187 мең 859 кешегә җитте. 26 мең 608 кеше савыккан, 1723 кеше үлгән.
Барлык яңалыклар