В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу республика сайлаучыларының гомуми санының якынча 12%-ы дигән сүз.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь, Алинә Бережная). Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең беренче көнендә сайлау участокларына 357 мең 599 кеше килде. Бу республика сайлаучыларының гомуми санының якынча 12%-ы дигән сүз. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде. «Бу яхшы күрсәткеч, тавыш бирүнең бер генә көне узды, безнең алда тагын 6 көн бар», - дип билгеләде ул, тавыш бирүнең тоткарлыкларсыз узуын өстәп.
Экзитпол мәгълүматлары буенча, тавыш бирүчеләрнең 67,1%-ы РФ Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне хуплаган, 21,2%-ы каршы чыккан. Бу көнне участокларда 4,5 мең күзәтүче булган. Барлыгы исә тавыш бирүдә күзәтүчеләр сыйфатында катнашуга 15 мең кеше гариза калдырган.
Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, барлык сайлау участокларында да тиешле куркынычсызлык чаралары үтәлә. Тиз арада халыкның күпләп туплануын булдырмас һәм социаль дистанцияне тәэмин итү өчен сайлау участогына баручы һәм аннан чыккан тавыш бирүчеләр агымы чикләнгән. Участоклар үзләре даими рәвештә дезинфекция чаралары белән эшкәртелә. «Барлык участокларда шәхси саклану чаралары комплекты - битлекләр һәм перчаткалар бар. Барлык бу чаралар гражданнарыбызның иминлеген тәэмин итә», - дип ассызыклады А.Кондратьев.
Исегезгә төшерәбез, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү 1-нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстанда 2810 участок сайлау комиссиясе төзелгән, 21 меңнән артык сайлау комиссиясе әгъзасы җәлеп ителгән.
Казанда барлыгы 461 сайлау участогы эшли, шулардан 427 пункт һәркем өчен ачык. Калганнары керү вакытлыча чикләнгән учреждениеләрдә (мәсәлән, медицина учреждениеләре) урнашкан. Барлыгы шәһәрдә 914 меңнән артык сайлаучы исәпләнә. Тавыш бирү участокларының эш графигы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.
Республикада тавышларны санау 1-нче июльдән гамәлгә ашырылачак, Татарстанда йомгаклар 3-нче июльдә, Россия буенча 5-нче июльдә ясалачак.