В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Проектның беренче этабын КНИТУ-КАИ базасында гамәлгә ашырырлар дип көтелә
Фото: Денис Гордийко
Үзәкне ачу белән «Русатом – аддитив технологияләр» компаниясе шөгыльләнәчәк. «[ТР Рәисе] Рөстәм Миңнеханов Татарстанда шундый үзәк булдыруны хуплады. Ул һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйтте. <...> Мәсьәлә җиңел түгел, ләкин аңлау бар. Рәис фикеренчә, бу яхшы идея, компетенцияләр арзан түгел, катлаулылар <...> бер урында җыелыр. Бу урынга республиканың барлык предприятиеләре килә башлаячак», - дип уртаклашты «Русат» генераль директоры Илья Кавелашвили.
Аның сүзләренчә, проектны ике этапта гамәлгә ашырырга планлаштыралар. «Беренче этап – шундый фәнни, белем бирү. Һәм, мөгаен, бу КНИТУ-КАИ базасы өчен алыначак. Киләсе этапта, потенциаль заказчылар пулы барлыкка килгәч <...> , инде тулы җитештерү, җитештерү участогы булдыру», – дип китерә спикер сүзләрен ТАСС.