Автомобильчыларны юлларда игътибарлы һәм сак булырга чакыралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 15-17 мартта Татарстан Республикасында һава шартларының начараюы көтелә. Һава температурасының кискен үзгәрүе, юеш кар, күрү мөмкинлеге начараю һәм бозлавык фаразлана.
ЭЭМ Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Юл капламының тоташтыргыч үзлекләре начараю сәбәпле, куркынычлы маневрлардан сакланырга киңәш ителә.