Республика буенча урыны белән яңгыр явачак
Фото: KZN.RU
Бу ял көннәрендә тулаем республика буенча аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр, төньяк һәм төньяк-көнчыгыш җиле секундына 6-11 метрга кадәр булачак, көндез секундына 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
15 нче июль төнендә +9..+16 градус җылы көтелә, көндез һава +20..+26 градуска кадәр җылыначак. 16 нчы июльдә төнге вакытта һава температурасы +11..+16 градус тәшкил итәчәк, ә көндезге сәгатьләрдә +19..+24 градус булачак.
Татарстан Гидрометүзәгенең фаразы буенча, 17-18 нче июльдә республика циклонның арткы өлешендә булачак. Болытлы һава торышы, урыны белән яңгырлар көтелә. Көндез температура +19..+24 градус тәшкил итәчәк.