Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.02.2024, 17:05

Татарстанда температураның -37 градуска кадәр түбәнәюе көтелә

Республикада ял көннәрендә бераз кар явачак

Фото: Денис Гордийко

Якын көннәрдә Татарстанда киң төньяк антициклон йогынтысы сакланачак. Бүген төнлә һәм иртәгә иртән һава температурасы -25..-30 градус булыр дип көтелә, урыны белән -37 градуска кадәр төшәргә мөмкин, көндез термометр баганалары -15..-20 градусны күрсәтәчәк.

15 нче февральдән 16 нчы февральгә каршы төндә Казанда температура -25..-27 градуска кадәр, урыны белән -30 градуска кадәр төшәчәк. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләрегә игътибарлы булырга киңәш ителә, чөнки юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Көндез -15..-17 градуска кадәр җылыта.

Шимбә көнне, атмосфера фронты йогынтысына эләгү сәбәпле, Татарстанның көнбатыш районнарында урыны белән бераз кар явачак, ә көнчыгыш районнарда элеккечә явым-төшемсез һава торышы саклана. Көчле салкыннар чигенәчәк: төнлә – -16..-21 градус, көндез -10..-15 градус булыр дип көтелә.

Синоптиклар 18 нче февраль көнне көндез кар, буран һәм секундына 15 метрга кадәр җил вәгъдә итә, һава температурасы төнлә – -13..-18 градусны, көндез -6..-11 градусны тәшкил итәчәк.

ТР Гидрометеоүзәге фаразлавынча, дүшәмбе, 19 нчы февральдә республикада кар явачак, буран һәм көчле җил көтелә. Төнлә термометр баганалары -6..-11 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез -3..-8 градуска кадәр күтәреләчәк.

Сишәмбе, 20 нче февральдә, явым-төшем туктый. Синоптиклар төнлә – -9..-14 градус, көндез -4..-9 градус вәгъдә итә.

Барлык яңалыклар