В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада ял көннәрендә бераз кар явачак
Фото: Денис Гордийко
15 нче февральдән 16 нчы февральгә каршы төндә Казанда температура -25..-27 градуска кадәр, урыны белән -30 градуска кадәр төшәчәк. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләрегә игътибарлы булырга киңәш ителә, чөнки юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Көндез -15..-17 градуска кадәр җылыта.
Шимбә көнне, атмосфера фронты йогынтысына эләгү сәбәпле, Татарстанның көнбатыш районнарында урыны белән бераз кар явачак, ә көнчыгыш районнарда элеккечә явым-төшемсез һава торышы саклана. Көчле салкыннар чигенәчәк: төнлә – -16..-21 градус, көндез -10..-15 градус булыр дип көтелә.
Синоптиклар 18 нче февраль көнне көндез кар, буран һәм секундына 15 метрга кадәр җил вәгъдә итә, һава температурасы төнлә – -13..-18 градусны, көндез -6..-11 градусны тәшкил итәчәк.
ТР Гидрометеоүзәге фаразлавынча, дүшәмбе, 19 нчы февральдә республикада кар явачак, буран һәм көчле җил көтелә. Төнлә термометр баганалары -6..-11 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез -3..-8 градуска кадәр күтәреләчәк.
Сишәмбе, 20 нче февральдә, явым-төшем туктый. Синоптиклар төнлә – -9..-14 градус, көндез -4..-9 градус вәгъдә итә.