ТР Хөкүмәте 21 нче февральдән ковидка каршы чикләүләрне йомшартты.
Фото: Денис Гордийко
QR-кодларны тикшерүне гамәлдән чыгарудан тыш, ваклап сату объектлары, мунча һәм саунаның төнге эшен тыю бетерелә. Балигъ булмаган балалар янә ата-анасыз яки законлы вәкилләрдән башка сәүдә-күңел ачу комплексларына йөри алачак. Шулай ук театрларга, кинотеатрларга, циркларга һәм концерт залларына биналарны 70% ка кадәр тутырырга рөхсәт ителә (элек алар залны 50% тан да артмаган күләмдә тутыра ала иде).
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җәмәгать урыннарында социаль дистанцияне саклауны һәм битлек киюне дәвам итәргә кирәк. Төнге клублар эше, 23:00 дән 6:00 гә кадәр күңел ачу чаралары уздыру һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренең төнге эше (ризыкны үзең белән алып китеп була торган урыннарда, аэропортларда һәм вокзалларда, шулай ук юллардагы объектларыннан тыш) элеккечә үк тыела. Вакцинация ясатмаган һәм коронавирус белән авырмаган 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар үз-үзләрен изоляцияләүне катгый үтәргә тиеш.
Карарның тулы тексты Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган.
Элегрәк Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча вәкиле, коронавирусның омикрон штаммы белән авыру үзенчәлеге белән бәйле рәвештә, Татарстанда чикләүләрне йомшарту мөмкинлеге турында әйткән иде.