Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.09.2019, 13:49

Татарстанда йөрәк-кан тамырлары авырулары үсеше билгеләнде

2019 елда гына да республикада көчле корональ синдромлы 9 меңгә якын пациент хастаханәләргә салынган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь, Алинә Бережная). Татарстанда йөрәк-кан тамырлары авырулары үсеше билгеләнде. 2019 елда гына да республикада көчле корональ синдромлы 9 меңгә якын пациент хастаханәләргә салынган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья йөрәк көне алдыннан узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш кардиологы, 7-нче номерлы шәһәр хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Зөлфия Ким сөйләде.

Спикер сүзләренә караганда, ел саен дөньяда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан якынча 17 млн кеше үлә. Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча, Россиядә яшәүчеләрнең 20%-тан артыгы йөрәк авыруларын үстерү куркынычы астында тора.

Тәмәке тарту - инфаркт һәм инсультларның иң киң таралган сәбәбе. «Ел саен 300 меңгә якын кеше тәмәке тартудан үлә. Тәмәке тарту факты ир-атларда инфаркт яки инсульт булу ихтималын 2 тапкыр һәм хатын-кызларда 3 тапкырга арттыра», - диде З.Ким. Шулай ук артык тән массасыннан һәм гиподинамиядән җәфа чигүчеләр дә куркыныч зонасында.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларын үстерүгә һава шартлары да йогынты ясый. Әйтик, һава температурасы кискен кимегәндә, табиблар гипертоник криз һәм йөрәк ишемик авыруы булган пациентлар санының артуын билгеләп үтә. «Әлеге авырулар сезонлы характерда, шуңа күрә хәзер без күп санда пациентлар көтәбез. Кискенлекләрне профилактикалау өчен һәр кешегә үзен дәвалаучы табибка алдан ук килергә һәм кирәкле барлык киңәшләрне алырга киңәш итәбез», - дип киңәш итте З.Ким.

Өлкәннәр белән беррәттән, балалар арасында авыручылар саны да арта. Медиклар мәгълүматларына караганда, яңа туган 1 мең сабыйның һәр җиденчесе йөрәк кимчелекләре белән туа. Чирнең үсүенә юл куймас өчен, Идел буе федераль округының баш штаттан тыш балалар белгеч-кардиологы, Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатриясе кафедрасы мөдире Динара Садыйкова барлык ата-аналарга балаларда йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауга күбрәк игътибар бирергә киңәш итә. Генетик дәрәҗәдә баланың чирләүгә бирешүен билгеләү мөһим. Еш кына балаларда гаилә гиперхолестеринемиясе диагнозлана. Бүген республикада 183 яшь пациентка бу диагноз куелды. «Әгәр бала йогышлы авыру белән авырый икән, ютәл, борын тыгылу, температура кебек клиник симптомнар күренеп торачак. Гаилә гиперхолестеринемиясе балаларда симптомсыз уза. Авыруны ачыклау өчен генетиканы карау бердәнбер ысул булып тора», - дип аңлатты Д.Садыйкова.

Диагностикалауның иртә стадияләрендә теләсә кайсы йөрәк-кан тамырлары авыруының үсешен булдырмый калырга мөмкин. Медицина профилактикасы өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, табибларга даими йөрергә һәм күп хәрәкәт итәргә киңәш итә. Сүз уңаеннан, кеше көненә кимендә 10 мең адым үтәргә тиеш.

Казанда Бөтендөнья йөрәк көне алдыннан йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар узачак. Мәсәлән, 24-нче сентябрьдән башлап Казан ярминкәсендә «Актив озын гомерлелек» күргәзмәсе кысаларында барлык теләүчеләр кардиоскрининг уза һәм кардиолог консультациясен ала алалар.

Бәйрәм көнендә, 29-нчы сентябрьдә, 10.00 сәгатьтә Кремль яр буенда «10 мең адым» акциясе булачак – медиклар йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм дәвалау турында сөйләячәкләр.

Барлык яңалыклар