В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада 29-нчы июньнән башлап коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән кайбер чикләүләр алына.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь). 29-нчы июньнән Татарстанда элегрәк коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән кайбер чикләүләр алына. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
29-нчы июньнән Татарстанда балалар һәм спорт мәйданчыклары ачыла. Моннан тыш, балалар ялы лагерьларының эшен яңарту да рөхсәт ителә.
Карар нигезендә, балаларны җәйге ял лагерьларына һәм туристларны китерү өчен муниципальара пассажир ташулар яңартыла. Туристлык сәфәрләрен гамәлгә ашыру өчен гражданнарның үзләре белән раслаучы документлары, мәсәлән, туристлык юлламалары булырга тиеш.
Моннан тыш, республикада 800 кв.метрга кадәр мәйданлы, аерым керү ишеге булган сәүдә объектлары эшли башлый.
65 яшьтән өлкәнрәк Татарстан халкы 12-нче июльгә кадәр үзизоляция режимын үтәргә тиеш.