Казанлыларга коры үлән һәм чүп-чар яндыру, ачык һавада азык әзерләү тыела.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Татарстанда янгынга каршы махсус режим 26-нчы майга кадәр озайтылды Бу чорда шәһәр территориясендә коры үлән, чүп-чар яндыру, ачык һавада азык әзерләү тыела. Мондый карар бүген ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышында кабул ителде.
Май аенда республикада һава температурасы уртача еллык нормадан 9 градустан артып киткән, бу бик күп янгыннар китереп чыгарырга мөмкин. 12-нче май көненә Татарстанда 2332 янгын чыккан, аларда 90 кеше һәлак булган һәм 71 кеше җәрәхәт алган, дип хәбәр ителә ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында.
Республикада янгын сакчылары, җирле үзидарә органнары, муниципаль районнарда янгыннан ирекле саклау хезмәткәрләре исәбеннән коры үләнне, табигый янгыннарны, ачыкланмаган урыннарда чүп-чар ягуны, шулай ук ут төртүләрне булдырмау һәм янгыннарны вакытында ачыклау өчен 854 төркем төзелде.
Бу төркемнәр торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре һәм урман массивлары белән чиктәш җир кишәрлекләрендә 7 меңнән артык патрульлек үткәргән, алар барышында 1564 коры үлән һәм чүп-чар януга юл куелмаган. Халык белән 52 мең кеше катнашкан 7 меңнән артык әңгәмә уздырылган, 62 меңнән артык листовка һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча белешмә таратылган.
Республикада авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм бакчачылык ширкәтләре рәисләре белән коры үлән һәм чүп-чар яндыруны булдырмау буенча аңлату киңәшмәләре үткәрелгән. Оешма хезмәткәрләре белән 2304 инструктаж үткәрелгән.
Җирле үзидарә органнары тарафыннан торак пунктлар территорияләре 3 мең гектардан артык коры үлән һәм чүп-чардан чистартылган.
Торак секторда янгыннарны профилактикалау бүлекчәләре эше актив бара. Белгечләр 40 мең шәхси йорт, 1300 күп фатирлы торак йорт, социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаган балалар белән 1255 гаилә яшәү урынын, 6680 өлкән яшьтәге гражданнар, 1032 инвалид, 856 имин булмаган гражданнарның яшәү урынын, 8 меңнән артык кешене инструкцияләде.