Ул 100 гә якын баланы берләштерәчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
Татарстандагы «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов сүзләренчә, смена республиканың һәр районында балалар фиджитал-командасы булдыруны күздә тота.
«Кибер-җәмгыять – ул бик зур, ә безнең бурыч – кечкенә фиджитал-берләшмәләр формалаштыру һәм шул рәвешле виртуаль җәмгыять кешеләрен физик спорт белән шөгыльләнергә чакыру», – дип җиткерде ул.
Сменада 9-17 яшьлек 100 бала катнаша ала. Балалар үзләрен фиджитал-спортчы ролендә сынап караячак һәм I Балалар Киләчәк уеннарының кубогы өчен көрәшәчәк. Ярышларның тулы исемлеге әле расланмаган.
Быел Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте» тугыз тематик смена үткәрәчәк. Аларның икесе бушлай булачак, калганнарында ата-аналар кертеме сорала. Хәрәкәтнең муниципаль сменалары республиканың барлык районнарында да узачак. Татарстанда җәйге каникулларны «Алдынгылар хәрәкәте» белән бергә 17 меңнән артык бала үткәрә алачак.