Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.05.2019, 16:28

Татарстанда «Бердәм Россия» праймеризының лидерлары билгеләнде

Республикада барлыгы 1 мең 909 участок хисап комиссиясе әгъзалары белән 460 хисап участогы эшләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май, Алинә Бережная). Бүген «Бердәм Россия» сәяси партиясеннән Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына кандидатлар сайлау буенча алдан тавыш бирү нәтиҗәләренең лидерлары билгеле булды. Партия исемлеген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләде. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең төбәк сәяси советы Президиумының VII утырышында хәбәр ителде. Утырышта Президиумның 15 әгъзасының 13-е катнашты, карар кабул итү өчен кворум бар иде.

Исегезгә төшерәбез, алдан тавыш бирү Татарстанда узган якшәмбедә, 26-нчы майда узды. Чарада 400 меңнән артык сайлаучы катнашты.

Республикада барлыгы 1 мең 909 участок хисап комиссиясе әгъзалары белән 460 хисап участогы эшләде. Мәсәлән, сайлаучылар праймеризда катнашкан 222 кандидат өчен тавыш бирә алдылар. ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина үз чыгышында билгеләп үткәнчә, сайлаучылар бюллетеньдә күрсәтелгән берничә кандидатка тавыш бирә алган. Алдан тавыш бирүдә барлыгы 400 меңнән артык сайлаучы катнашкан.

«Кешеләр саны динамикасы буенча без яхшы якка барабыз, республика халкы сайлауларга битараф түгел. Бу күрсәткеч 13,6% тәшкил итә – без Идел буе федераль округы буенча уртача күрсәткечләрдән шактый югары. Кешеләр безнең партия белән республиканың киләчәген бәйли», - диде Ф.Мөхәммәтшин.

Праймериз вакытында барлык кандидатлар да зур әзерлек эшләре алып барды, дип билгеләп үтте Л.Маврина. 3-нче апрельдән 15-нче апрельгә кадәр кандидатлар 4 мәйданчыкта 109 дебатта катнашты, анда 12 актуаль тема күтәрелде. Моннан тыш, 15-нче апрельдән 24-нче майга кадәр кандидатлар сайлаучылар белән 83 очрашу үткәрде. «Шулай ук кандидатлар 300-дән артык агитация чарасын шәхсән уздырдылар – бу хезмәт коллективлары, ветераннар белән очрашулар, акцияләрдә республиканың 22 меңнән артык кешесе катнашкан», - дип сөйләде Л.Маврина.

Праймериз узган барлык кандидатуралар 20-нче июньдә «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXX конференциясендә каралачак, аның нәтиҗәләре буенча кандидатлар исемлеген билгеләячәкләр. Алар 8-нче сентябрьдә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда бюллетеньнәргә кертеләчәк.

Барлык яңалыклар