Белгечләр социаль түләүләр һәм ярдәм чаралары турындагы сорауларга җавап бирәчәк
Фото: Денис Гордийко
Консультация сорап 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр +7(800)200-10-87 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Социаль Фонд белгечләре бердәм пособие, ана капиталы, йөклелек, бала туу, эшкә сәләтсез гражданнарны, инвалид балаларны һәм I төркем инвалидларны карау белән бәйле түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.
Моннан тыш, татарстанлылар +7(800)100-00-01 (шалтырату бушлай) телефоны буенча Россия Социаль фондының Бердәм контакт-үзәгендә консультация ала ала. Белгечләр социаль ярдәм белән бәйле сорауларга җавап бирәчәк, шул исәптән пенсия белән тәэмин итү, инвалидлык яки санаторийга юллама рәсмиләштерү, бирелгән гаризаның статусын ачыклау һ.б.