В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чит илдән кайтучы россиялеләр коронавируска ПЦР-анализлар тапшырырга тиеш булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль, Алена Мирошниченко). Татарстанда чит илдән килүчеләр өчен мәҗбүри изоляцияне даими авиарейслар яңартылганнан соң гына гамәлдән чыгарачаклар. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Бүгенге көндә чит илдән килгән 107 кеше күзәтү астында тора. Алар өчен, Россиягә чыгару рейслары белән килүчеләр өчен кебек үк, обсерваторда яки өйдә 14 көнлек изоляциядә тору мәҗбүри, дип ассызыклады спикер.
«Үзизоляцияне гамәлдән чыгару даими халыкара авиаэлемтәне эшләтеп җибәргәннән соң һәм гражданнарның Covidка тискәре нәтиҗәләре булган очракта гына мөмкин. Өстәвенә, чит ил кешеләренә ПЦР-тикшеренү яки G иммуноглобулинына тикшерү узарга кирәк булачак. Ә илгә чит илдән кайткан Россия гражданнары ПЦР-анализлар тапшырырга тиеш булачак», - дип аңлатты Л.Авдонина.
Республика аэропортларында санитар-карантин контроле дәвам итә. Тәүлек эчендә 24 рейс тикшерелгән, шул исәптән 20 эчке рейс. 2,8 мең пассажир һәм экипаж әгъзалары арасында бер генә кешедә дә авыру билгеләре ачыкланмаган.
Спикер республика халкын үз сәламәтлекләренә җаваплы карарга һәм самолетларда, поездларда битлекләр, перчаткалар кияргә чакырды.