В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар республика халкын буран, көчле җил һәм кар булуы турында кисәтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март). Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. Синоптиклар республика халкын буран, көчле җил һәм кар булуы турында кисәтә.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән түбәндәге һава торышы көтелә: 25-нче март кичендә һәм 26-нчы март төнлә көчле җил, көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр һәм кыска вакытлы буран; 25-нче мартта кич белән, 26-нчы мартта томан (Казанда - төнлә һәм иртән), юлларда көчле бозлавык.
Болытлы һава торышы, вакыты-вакыты белән аязучан болытлы һава торышы көтелә. Казанда төнге температура 3-5 градус тәшкил итәчәк, республикада – 1-6 градус салкын. 26-нчы мартта көндез термометр баганалары +3-5 градуска кадәр күтәреләчәк, гомумән республика буенча +1-6 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана.
Көчле кар яву сәбәпле (20 мм явым-төшем көтелә) ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә киңәшләр бирә. Аерым алганда, автомобильдә хәрәкәт иткәндә катлаулы метеорологик шартлар аркасында төрле полосаларга күчеп йөрүдән, янәшә бара торган машиналарны узарга тырышудан баш тартырга; автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннар хәленә аерым игътибар бирергә; кисәк туктаудан сакланырга кирәк. Җәяүлеләргә урам һәм юллар аркылы чыкканда аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә; урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичү урынында гына чыгарга кирәк.