В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда төнлә температура -4 градуска кадәр төшәчәк
Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. Иртәгә, 12 апрельдә көндез һәм кич республикада, шул исәптән Казанны да кертеп, урыны белән көньяк-көнбатыштан җил 15-20 м/с, урыны белән 25 м/с кадәр җитәчәк.
Казанда алмашынучан болытлы һава, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән зур булмаган яңгыр фаразлана. Төнлә һава температурасы +1..-1 градус тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганалары +10..+12 градуска кадәр күтәреләчәк. Татарстан буенча төнлә минималь температура +1..-4 градус тәшкил итәчәк. Көндез иң югары температура – +9 дан алып +14 градуска кадәр.
Якшәмбе көнне, 13 апрельдә, яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 8-13 м/с, төнлә урыны белән 15-20 м/с, урыны белән 25 м/с ка кадәр, төнлә һава температурасы +2..-3 градус, көндез – +5..+10 градус чикләрендә булыр дип фаразлана. Төнлә һәм иртән юлларның аерым урыннарында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.