В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге кагыйдәләрне алар белән бергә яшәүче кешеләр үтәргә тиеш була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь, Алинә Бережная). Татарстанда чит илдән килгән гражданнар өчен обсервация бетерелде. Яңа чаралар 18-нче июньнән гамәлдә. Бу хакта бүген брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте
Бүгенге көннән башлап чит илләрдән Татарстанга килүчеләр яшәү урыны буенча үзизоляциядә ике атна булырга тиеш. «Шулай ук әлеге кагыйдәләрне алар белән бергә яшәүче кешеләр үтәргә тиеш», - дип ачыклык кертте Лилия Галимова.
Моннан тыш, республикада дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан яңа коронавировус инфекциясе таралу шартларында профилактик чараларны үтәүне тәэмин итә торган формада чаралар оештыру һәм үткәрү рөхсәт ителә.