Республикада яшен, яңгыр, боз һәм көчле җил көтелә
Фото: Денис Гордийко
«23 нче апрельнең 15:00 сәгатеннән 24 нче апрельнең 2:00 сәгатенә кадәр ТР территориясендә (Казанда 23 нче апрельдә 17:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр) урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга, урыны белән 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин», – диелә хәбәрдә.
Ведомствода җәяүлеләргә, автотрассалар аша үткәндә һәм алар янәшәсендә булганда, саклык чараларын күрергә, ә машина йөртүчеләргә ерак юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итәләр.