В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда аязучан болытлы һава, бераз яңгыр көтелә
Иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава, көндез урыны белән бераз яңгыр көтелә. Җил көньяктан, юнәлеше көнбатышка таба үзгәрәчәк, тизлеге төнлә секундына 9-14 метр, урыны белән 15-20 метрга кадәр, көндез секундына 6-11 метр, урыны белән 14 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +1..+6 булачак, көндез максималь температура – +5 тән +10 градуска кадәр.
Төнлә Казанда бераз яңгыр ява, җил көньяктан, юнәлеше көнбатышка таба үзгәрәчәк. Тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 15-17 метрга җитәчәк.Төнлә термометр баганалары +3 тән +5 градуска кадәр җылы күрсәтәчәк. Көндез температура 8 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил көнбатыштан, тизлеге секундына 6-11 метр.
Республикада 16 мартта урыны белән яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Температура фоны сизелерлек түбәнәячәк. Әйтик, төнлә -1..-6 градус, көндез -1..+3 градус булыр, дип көтелә. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле бозлавык фаразлана.