Дәүләт автоинспекциясе көчәйтелгән эш режимына күчә: биш айда республика юлларында 8 бала үлгән, 172 бала җәрәхәтләнгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь, Ксения Швецова). Татарстанда аварияләрнең барлык төп күрсәткечләренең гомуми кимүе фонында балалар белән юл-транспорт һәлакәтләре санының артуы күзәтелә. Быелның биш аенда аварияләрдә 172 бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган, 8 бала һәлак булган. Республикада һәр сигезенче юл-транспорт һәлакәте балигъ булмаганнар белән булды, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов.
Биш ай нәтиҗәләре буенча республика юлларында 1271 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 86 кеше үлгән һәм 1564 кеше җәрәхәтләнгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда аварияләрнең барлык төп күрсәткечләренең кимүе күзәтелә. Юл-транспорт һәлакәтләре саны – 30, үлүчеләр саны – 18, ә яралылар саны 50 кешегә кимегән, дип билгеләп үтте Д.Бикмөхәммәтов.
«Бу күрсәткечләргә карамастан, балаларда имгәнү очраклары борчу тудыра: узган ел белән чагыштырганда бу категориядә аварияләрнең төп күрсәткечләренең артуы күзәтелә. Юл-транспорт һәлакәте саны 45 һәлакәткә, һәлак булучылар саны – 4-кә, яралылар саны 35-кә арткан. Барлыгы биш ай эчендә республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 168 юл-транспорт һәлакәте булган», – дип хәбәр итте ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары.
Еш кына пассажир-балалар зыян күрә – 8 һәлак булучы нәкъ менә шушы категориягә карый. Пассажир-балалар белән барлыгы 70 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 72 бала имгәнгән.
Балалар зыян күргән аварияләрнең төп сәбәпләре – юл чатлары йөрү чиратын үтәмәү, транспорт чараларының юл өлешендә урнашу кагыйдәләрен бозу, дистанцияне дөрес сайламау. Автомобильләр бәрелешү аркасында 52 юл-транспорт һәлакәте булган.
Еш кына авыр травматизмның сәбәпләре балаларны тотып тору җайланмаларыннан башка йөртү. Җиде юл-транспорт һәлакәтендә ике бала үлгән һәм алты кеше җәрәхәтләр алган. Татарстанда ел башыннан балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуның 4 меңнән артык очрагы теркәлгән. Исегезгә төшерәбез, моның өчен штраф 3 мең сум тәшкил итә. Моннан тыш, пассажир-балалар өлкәннәр карамау аркасында, куркынычсызлык каешын салмыйлар.
«Тоткарлаучы җайланмаларның нәтиҗәлелеге ачык, без һәрвакыт балалар креслоларының балаларның гомерләрен саклап калуына мисаллар китерәбез. Бу юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә травматизмны һәм үлем очракларын булдырмый калуның иң нәтиҗәле чаралары», – дип ассызыклады спикер. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, махсус креслоларны куллану балалар үлемен 54%-ка киметергә мөмкинлек бирә, җәрәхәтләр алу куркынычы – 76%-ка һәм авыр җәрәхәтләр алу куркынычы – 92%-ка.
Д.Бикмөхәммәтов сүзләренә караганда, ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе балалар белән юл-транспорт һәлакәтләре саны арту сәбәпле, көчәйтелгән эш режимына күчә. Аерым алганда, бөтен республика буенча ЮХИДИ постлары көчәячәк.