В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу һава шартларының начар булуы белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). Татарстанда һәм Оренбург өлкәсендә буран, кар яву һәм күз күреме начарлану аркасында "Урал" М5 федераль юлының бер өлеше транспорт хәрәкәте өчен ябык булачак. Чикләү якынча 14.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.
Хәрәкәт М5 "Урал" трассасы участогында 1194+500 – 1280+000 км ябык. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
Хәзерге вакытта юл хезмәтләре федераль автомобиль юлы буенча куркынычсыз һәм өзлексез йөрүне тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрә, анда 50 махсус техника берәмлеге эшли.