Диспансерда 140 бала исәптә тора – алар барысы да терапия ала
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче декабрь, Юлия Летникова). 2023 елның 10 аенда Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 724 очрагы теркәлгән – бу 2022 елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 4% ка кимрәк. Республикада авыруның таралуы 100 мең кешегә 386 тәшкил итә, бу Россиянең уртача күрсәткеченнән ике тапкыр түбәнрәк. Чагыштыру өчен, күрше Оренбург һәм Самара өлкәләрендә вирус таралуы ике тапкыр югарырак. Бу хакта Казанда Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе санитар саклау бүлеге башлыгы урынбасары Луиза Борисова сөйләвенчә, эпидемия башланганнан бирле дөньяда 85 миллионнан артык кеше ВИЧ йоктырган, шуларның 40 миллионнан артыгы үлгән. Россиядә 1,5 миллионнан артык вирус йоктыру очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта илдә көн саен 200 ләп кеше ВИЧ «эләктерә».
«Татарстанда ВИЧ барлык муниципаль районнарда теркәлгән. 1 нче ноябрьгә республикада 29,4 мең авыру очрагы теркәлгән. 9 меңнән артык кеше үлгән, шуларның 3 меңе ВИЧ аркасында», - дип билгеләп үтте спикер. Луиза Борисова сүзләренчә, 16 районда авыру дәрәҗәсе республика күрсәткеченнән артып китә, ә җиде муниципаль берәмлектә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 тапкырдан артык үсеш теркәлә. Алар арасында Казан юк. Гомумән, республикада халыкның 0,4% ында ВИЧ-статусы расланган.
Инфекциянең төп сәбәбе элеккечә – сакланылмаган җенси мөнәсәбәтләр, 2023 елда аңа авыру очракларының 85% туры килгән, 2022 елда 72% булган. Наркотиклар куллану аркасында йоктыру очраклары саны 4,3% ка кимегән. Инфекциянең анадан балага вертикаль күчүенең ике очрагы теркәлгән. Татарстан Республикасында маникюр процедуралары вакытында инфекция йоктыру эпизодлары теркәлмәгән.
Эшкә яраклы яшьтәге халыкның ВИЧ-инфекция очраклары арту тенденциясе саклана: авыру очракларының 61% ы 30-50 яшьтәге кешеләргә туры килә. Узган ел күрсәткеч 55,7% тәшкил иткән. «50 яшьтән өлкәнрәкләр арасында авыручылар саны арту дәвам итә, 2023 елда аларның өлеше 21%. Шул ук вакытта яшьләр арасында авыру очраклары саны кими бара. Бу яшьләрнең инфекция турында күбрәк белүләре белән бәйле», – дип статистика китерде Луиза Борисова. Ул шулай ук ассызыклаганча, бүгенге көндә ВИЧ белән авыручылар арасында ир-атлар өстенлек итә (60%).
Төбәктә диспансер исәбендә 15 мең 450 кеше тора, шуларның 140 ы – балалар. Балигъ булмаганнарның барысы да терапия белән колачланган һәм дәвалана, дип хәбәр итте ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәгенең поликлиника эше һәм халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Айрат Бешимов.
Республикада халыкны ВИЧ-инфекциягә тест ясауга актив җәлеп итәләр. Әйтик, быел узган елның шул ук чорына караганда 80 меңгә күбрәк тикшерү үткәрелгән. Моннан тыш, авыру күрсәткечләре югары булган районнарда актив эш алып барыла. Муниципалитетларда шулай ук тест күләмен арттыралар һәм инфекция таралуны туктату өчен яшерен учакларны ачыклыйлар.
Спикерлар елына бер тапкыр ВИЧка тикшеренергә кирәклеген ассызыклады. Моны диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерү вакытында да эшләргә мөмкин. Мәсәлән, быел профтикшерүләрдә 47 авыру очрагы ачыкланган (чагыштыру өчен, узган ел тугыз). Диспансерлаштыруга юлламаны терапевт яки инфекционист бирә. Тестны аноним рәвештә СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш үзәкләрендә, аноним тест кабинетларында һәм күчмә пунктларда тапшырырга мөмкин.
ВИЧ сакланылмаган җенси мөнәсәбәтләр, инъекцион наркотиклар куллану, тату, пирсинг һәм маникюр процедуралары һәм стериль булмаган шартларда башка манипуляцияләр аркасында, шулай ук анадан балага күчә. «Әгәр риск хәле килеп чыкса, профилактика чаралары комплексын тикшерү һәм билгеләү өчен СПИД-үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип йомгаклады Луиза Борисова.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казан халкы ВИЧ-инфекциягә аноним рәвештә экспресс-тест уза ала. Кеше иммунитеты җитмәү вирусының симптомнары юк, шуңа күрә статусны тест аша белергә мөмкин. Аноним экспресс-тест шәһәрнең дүрт мәйданчыгында оештырыла.