Республика халкына кыш алдыннан COVID-19 һәм гриппка каршы прививка ясатырга киңәш итәләр.
Фото: Денис Гордийко
Аның сүзләренчә, хәзер Татарстанда омикрон һәм дельта штаммнары өстенлек итә, шул ук вакытта инфекция очракларының 95% ы омикронга туры килә. Еш кына авыру ОРВИ кебек яки симптомнарсыз уза.
Белем бирү учреждениеләрендә иртәнге фильтр дәвам итә. «Тәүлек эчендә дәресләргә 142 бала кертелмәгән. 1 нче сентябрьдән башлап температура һәм ОРВИ симптомнары аркасында дәресләргә 5873 бала кертелмәгән», – дип сөйләде Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары. Шул ук даталарда узган ел 13 мең 654 бала кертелмәгән булган, ул чакта инфекцияләргә карата вәзгыять аеруча киеренке иде, дип өстәде ул.
Республикада яңа коронавирус инфекциясенә тест үткәрү дәвам итә. Бүгенгә норматив күрсәткеч соңгы җиде көндә 100 мең кешегә 200 тәшкил итә. Пандемия чорында 7 млн 653 мең тест үткәрелгән (ПЦР һәм экспресс), шуларның 8121 е – үткән тәүлектә.
Кискен вируслы респиратор инфекцияләренә килгәндә, алар белән авыру очраклары шулай ук 7,6% ка кимегән. Л.Авдонина сүзләренә караганда, бүгенге көндә грипп очраклары теркәлмәгән, вәзгыять тотрыклы.
Хәзер коронавирус һәм гриппка каршы вакцина ясаттыру өчен иң уңайлы вакыт, дип хәбәр итте Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары. «Үзеңне һәм якыннарыңны саклау өчен прививка ясатырга кирәк», – диде ул һәм Татарстанга гриппка каршы вакцинаның яңа партиясе кайтуын җиткерде. Республика гриппка каршы барлыгы 1 млн 368 мең 666 доза вакцина алган, ягъни планның 56% ын.
Грипп һәм коронавирустан прививканы бер көнне ясатырга мөмкин, алай эшләп булмаса, вакциналар арасындагы интервал бер ай булырга тиеш.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләвенчә, хәзер сәламәтлек саклау системасы план режимында эшли. Соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар арасында 587 кеше савыккан, бүгенге көндә коронавирус өчен әзерләнгән урыннарның 11% ы буш.
Татарстанда коронавирустан вакцинаның беренче компонентын 2 млн 808 мең 773 кеше алган – бу халыкның 92,2% ын тәшкил итә. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 677 мең 379 татарстанлы прививка ясаткан, вакцинациянең тулы курсын 502 мең 777 кеше тәмамлаган.
В.Жаворонков сүзләренчә, вакцинациянең акрын темплары ярты елдан артык элек прививкаланган кешеләр арасында күзәтелә. 14 нче апрельгә Татарстанда коронавирустан 1 млн 926 мең 123 кеше вакцинацияләнгән, бүгенге көндә кабат процедураны республикада яшәүче 524 мең 965 кеше узган. Аңа тагын 1,4 миллионнан артык татарстанлы килергә тиеш.
Казанның «Южный» сәүдә үзәгендә көн саен 10:00 дән 19:00 гә кадәр прививка ясатырга була. Әлеге процедураны тәүлек буе Чуйков, 54 адресы буенча урнашкан 7 нче шәһәр хастаханәсендә үткәрәләр.
Шулай ук мобилизацияләнгән шәһәрлеләргә прививка ясау дәвам итә. Аларга грипп, коронавирус, дифтерия һәм тартышу авыруыннан прививкалар ясала.