В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эпидсезон башланганнан бирле 4,4 меңнән артык кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән
Фото: Денис Гордийко
Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, очракларның 85,4% ы талпан вирусы энцефалиты буенча эндемик территорияләрдә булган. Республикада, шул исәптән Казанда барлыгы 30 шундый территория бар. Татарстанлылар еш кына урман массивларында – 32%, бакча-дача участокларында – 27%, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 13,8% талпан эләктергән.
Белгечләр кешеләрдән алынган 1096 талпанны тикшергән. Аларның 174 ендә иксодлы талпан боррелиозы китереп чыгаручы бүленеп чыгарылган. Талпан энцефалиты вирусы табылмаган.
Татарстанда талпаннарга каршы эшкәртүне 1,4 мең га мәйданда (планның 82% ы) үткәргәннәр, шул исәптән җәйге сәламәтләндерү оешмалары территориясендә.
Республиканың 6411 кешесе, шул исәптән 1224 бала, талпан вируслы энцефалитыннан прививка ясаткан.
Исегезгә төшерәбез, элек республикада талпан энцефалитын профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләде. Белгечләр 1157 мөрәҗәгать алган.