Бәйрәм вәгазе ТНВ телеканалында трансляцияләнәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). 24-нче майда Татарстанда мөселманнар изге Рамазан аен тәмамлаучы Ураза Бәйрәмен билгеләп үтә. Быел дин тотучылар мәчетләргә килә алмаячак, әмма бәйрәм вәгазенә дистанцион рәвештә кушылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин мөрәҗәгатендә әйтелә.
Галеев мәчетеннән бәйрәм вәгазенең турыдан-туры трансляциясе ТНВ телеканалында, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтында һәм «Хузур ТВ» YouTube-каналында алып барылачак. Бәйрәм вәгазе 6.30 сәгатьтә Коръән аятләре укудан башланачак.
Искәртәбез, мөселманнар өчен изге Рамазан ае 24-нче апрельдә башланды. Быел санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында республика ифтары яңа форматта уза - ай дәвамында ифтар-җыелмалар мохтаҗларның өйләренә китерелә. Рамазан ае башыннан Татарстанда ланч-бокслар 24 меңнән артык мохтаҗларга таратылды.