В.Путин халыкка мөрәҗәгать итү барышында 23-нче июньдә социаль ярдәм чараларының яңа пакетын тәкъдим итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь). Татарстанда социаль челтәрләрдәге язмалар аша алдау очраклары теркәлгән.
3 яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга бирелгән түләүләр гражданнарның тупланма пенсиясен нәкъ менә шул суммага киметә, дигән ялган хәбәрләр чыга башлаган. Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, балалары булган гаиләләргә өстәмә түләүләргә акчалар федераль бюджеттан бүленә һәм гражданның тупланма пенсиясе күләменә берничек тә йогынты ясамый.
Мондый очракларда татарстанлыларга Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә: +7(843)279-27-27.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин халыкка мөрәҗәгать итү барышында 23-нче июньдә социаль ярдәм чараларының яңа пакетын тәкъдим итте. Алар арасында 16 яшькә кадәрге һәр балага өстәмә түләүләр, шулай ук медицина хезмәткәрләренә һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләренә түләүләр каралган.