Вирусны йоктыручыларның 28-е Казанда.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче май). Татарстанда коронавирус инфекциясе тагын 71 кешедә ачыкланган. Аларның 11-е хастаханәгә озатылган, авырулары симптомсыз яки җиңел формада уза торган 60 кеше өйләрендә дәвалана.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, 6 кеше вирусны читтән алып кергән, 65 кеше авыручылар белән элемтәдә булганнан соң йоктырган.
Авыручылар арасында балигъ булмаган яшьтәге 11 бала бар. 13 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 17 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 16 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 8 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 4 кеше - 70-тән 80-гә кадәр, 2 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
28 кеше - Казанда, 11 кеше - Яшел Үзән районында, 7 кеше - Яр Чаллыда, 6 кеше - Әлмәт районында, 3-әр кеше - Алабуга, Түбән Кама һәм Саба районнарында, 2-шәр кеше - Арча һәм Тәтеш районнарында, берәр кеше - Аксубай, Алексеевск, Балтач, Буа, Биектау, Чүпрәле районнарында.
1-нче майга Татарстанда 894 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. 100 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән бүген - 12 кеше, шуларның 9-ы - Казанда, берәр кеше Яр Чаллыда, Актаныш һәм Лаеш районнарында дәваланган.
Моннан тыш, республикада икенче үлем очрагы теркәлгән - 30-нчы апрельдә хастаханәдә 1953 елгы Алабуга районы кешесе вафат булган.
Хәзерге вакытта медицина күзәтүе астында 2205 кеше бар. 22 мең 721 кеше медицина күзәтчелеге астыннан чыккан.
Тәүлек эчендә коронавируска 2463 тест үткәрелде. Тикшеренүләр башыннан бирле республикада 50 мең 921 тест уздырылды.
Россиядә бер тәүлек эчендә COVID-19 авыруының 7933 очрагы ачыкланды, шул рәвешле илдә очраклар саны 114 мең 431-гә җитте. 13 мең 220 кеше терелеп чыкты, 1169 кеше вафат булды.