В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
28-е хастаханәгә озатылган, авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза торган 43 кеше өйдә дәвалана.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Татарстанда 71 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган, шуларның 28-е хастаханәгә озатылган, авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза торган 43 кеше өйдә дәвалана.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, 5 очрак читтән алып кайтылган, 66 кеше инфекция йоктырганнар белән аралашканнан соң авырый башлаган.
Авыручылар арасында 11 балигъ булмаган бала бар. 10 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 21 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр, 14 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 10 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 3 кеше - 70-тән 80-гә кадәр, 2 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
36 кеше - Казанда, 11 кеше - Чаллыда, 4-шәр кеше - Кукмара һәм Түбән Кама районнарында, 3 кеше - Биектау районында, 2-шәр кеше - Әтнә, Буа, Сарман районнарында, берәр кеше - Чүпрәле, Тукай, Алабуга, Теләче, Яшел Үзән, Чирмешән һәм Аксубай районнарында.
30-нчы апрельгә Татарстанда COVID-19 авыруының 823 очрагы теркәлгән. 88 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән бүген 5 кеше (аларның өчесе Казанда дәваланган, берәр кеше Яр Чаллыда һәм Азнакай районында), бер кеше үлгән.
Россиядә бер тәүлек эчендә COVID-19 авыруының 7099 очрагы расланды, шул рәвешле илдәге очраклар саны 106 мең 498 булды. 11 мең 619 кеше сәламәтләнде, 1073 - үлде, дип хәбәр итә федераль штаб.